Кече Шырдан Каюм Насыйриның 200 еллыгына әзерләнә
27 июля 2025
Район җитәкчелеге татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның ике гасырлык юбилеен аның туган авылында зурлап билгеләп үтәчәге турында узган ел ук белдергән иде. Бу хәбәрне авыл халкы күтәреп алды һәм кунаклар кайтышка авылны төзекләндерү эшенә кереште. Ташландык йорт тирәләре чистартылды. Авыл плотинасы ярына "Каюм Насыйриның туган җирен торгызу" фонды проекты буенча "набережная" төзелде. Бүген менә авыл плотинасы буе тагын бер кат чистартылды. Пляжында .үскән чүп үләннәре уталды. Өмәдә фонд активистлары гына түгел, өлкән яшьтәге авылдашлар да катнашты. Болар - Чыңгыз Хәйруллин, Котдус Рзхмәтуллин, Фәрит Мозаффаров. Каюм Насыйри туган авыл искиткеч матур авылга әйләнеп баруы барыбызның да күңелен күтәрә. Илебездә барлык торак пунктлар да шундый чиста, төзек булганда гына барыбызның да күңеле күтәренке булачак.